13 декабрь көнне, Токиодан килеп, Татарстанда стажировка узучы Яеи Накамура, мәктәбебезгә килеп, дәресләр карады. Укучылар һәм укытучылар белән аралашты. Татар мәктәпләрендә фәннәрнең укытылуы, укучыларның туган телләрендә ни дәрәҗәдә аралашуы белән кызыксынды. Яеи Накамура КФУ җитәкчелегендә "Идентичность татар в постсоветском времени” темасына диссертация яза. Ул әле уку елы азагына кадәр Казанда булачак. Мәктәбебезне бик ошатты, төрле бәйрәмнәр, татар телендә узачак чараларда катнашырга теләген белдерде. |
|